(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Шәһәр Ратушасында өченче
чакырылыш Казан шәһәре Думасының бишенче сессиясе башланды. Чара Казан Мэры
Илсур Метшин рәислегендә уза. Сессия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та
катнаша.
Залда 50 депутатның 48-е катнаша, карарлар кабул итәр өчен
кворум бар. Сессиядә 19 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәре Мэры эшчәнлегенең 2015 елга хисабы турында;
Казан шәһәре Думасы эшчәнлегенең 2015 елга хисабы турында;
Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе эшчәнлегенең һәм
Казан шәһәре Башкарма комитеты эшчәнлегенең 2015 елга хисабы турында;
Контроль-хисап палатасы эшчәнлегенең 2015 елга хисабы
турында;
2015 елда торак программаларын тормышка ашыру һәм авария
хәлендәге торак фондны ликвидацияләү барышы турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә законлылыкны
үтәү турында;
2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен
хосусыйлаштыруның фаразлама планын (программасын) 2015 елда тормышка ашыру
турындагы хисап;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре
муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлама планы (программасы) турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен
хосусыйлаштыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен
арендага бирү тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының законнар чыгара торган инициативасы
турында;
Бюджет кредитларын бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләрне
раслату турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең
2016 елга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең
шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә
үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең
сайлау комиссиясе Нигезләмәсе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең муниципаль
предприятиеләре һәм учреждениеләрендәге эш һәм хезмәтләр, товар тарифларын, бәяләрен
урнаштыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы” муниципаль казна учреждениесе
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.