(Казан шәһәре KZN.RU,
25-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин Саранск шәһәр округы администрациясе
башлыгы Петр Тултаев белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында узды һәм Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе шәһәр-әгъзаларының шәһәр хуҗалыгы тармакларын алып бару
тәҗрибәсен уртаклашуга багышланган иде. Чарада Казан шәһәре муниципаль
берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Петр Тултаев Мордовия башкаласының административ корылышы
турында сөйләп үтте һәм Казанда, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары тулысынча
эшләсен һәм үссен өчен, күп эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. Саранск җитәкчесе
узган елның көз ахырында, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышыннан соң ук,
шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләрен өйрәнер өчен, Казанга Мордовия башкаласыннан
делегация килгәнлеген хәбәр итте. “Безгә бигрәк тә җәмәгать транспорты эшен
оештыру мәсьәләсе кызыклы”, - дип белдерде П.Тултаев.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе кысаларында үзара тәҗрибә уртаклашуның әһәмиятлелеген билгеләп
үтте. Аның сүзләренә караганда, РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы
вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та шундый ук бурыч куя.
П.Тултаев Саранск хакимиятенә җәмәгать транспорты системасын
реформалаштыру буенча Казан тәҗрибәсе кызык булуын җиткерде. Илсур Метшин
үзенең коллегасына Татарстан башкаласында әлеге өлкәдә барлыкка килгән
үзгәрешләр турында сөйләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә пассажирларны йөртүне оештыру
мәсьәләсендә тәҗрибә уртаклашу өчен, Казанга Ульяновск өлкәсеннән делегация
килде. Делегация башлыгы – Чувашия Республикасының Министрлар кабинеты рәисе
урынбасары Михаил Резников Казанның әлеге мәсьәләдәге уңай тәҗрибәсен билгеләп
үтте.