(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Ксения Швецова). Кибетләрдә Кытай эшләнмәләре күләме кимү фонында Казанда сувенир продукциясе базарын актив рәвештә үстерергә кирәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин башкала Рашутасында узган Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет утырышында шулай дип белдерде.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы Сувенирлар продукциясе һәм халык сәнгате кәсебе товарлары буенча комитет рәисе Артур Мустаев сөйләп үткәнчә, кибетләрдә Казан җитештерүчеләре продукциясе 2015 елда 35-40%-ка арткан, 2014 елда аның күләме нибары 25-30% кына булган. Шул ук вакытта Кытай сувенирлары 2015 елда тулаем күләмдә 20-30%-ны тәшкил иткән, ә ике ел элек базарда аларның күләме 40-45% булган. Шуңа да карамастан, сувенир продукциясен сату буенча зур сатулар күзәтелми. Туристик агым артса да, туристлар үзләренең чыгымнарын киметәләр икән.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, сувенир продукциясе базарын үстерү - өстенлекле юнәлешләрнең берсе, аңа булышу өчен эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең яңа чаралары кулланыла, һәм хәзер сувенир продукцияләрендә импортны алмаштырыр өчен кулай вакыт.
Шәһәр җитәкчесе Координацион совет эше кысаларында теге яисә бу эшмәкәрлек тармагына караган вәкилләр белән аерым очрашулар үткәнлеген, һәм якын киләчәктә шундый ук очрашу сувенирлар продукциясе базары катнашучылары белән үтәчәклеген билгеләп үтте.