(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген
шәһәр Ратушасында Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет
утырышында эшмәкәрлеккә ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча фикер
алыштылар. Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислеге астында узды. Кече һәм урта
эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча оештырылган яңа программа турында Башкарма
комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
Казандагы эшмәкәрлекне ташламалы рәвештә кредитлау
программасының башка “миллион-шәһәрләр” арасында аналоглары юк. Кузнецов сөйләп
үткәнчә, 2016 елда бер катнашучы өчен кредит күләмен 5 млн. сумнан 10 млн. сумга
кадәр арттыру кабул ителгән. Билгеләп үтәбез, 2007 елдан программада 362 оешма
һәм шәхси эшмәкәр катнашты, кредитлау күләме 1 млрд. сумнан артып киткән иде.
Шулай ук, И.Кузнецов сүзләренә караганда, яңа программада
өстенлекле тармаклар исемлегенә физкультура, спорт, мәдәният керәчәк. Моннан кала,
өстенлекле юнәлешләр рәтенә аеруча да ярдәмгә мохтаҗ булган тармакларны кертү
тәкъдим ителә. Аерым алганда, туризм (яңа кунакханәләр, хостеллар булдыру),
сувенир продукциясен җитештерү, шәхси мәктәпкәчә учреждениеләр оештыру өлкәләрен.
Аеруча да әһәмиятле саналган юнәлешләргә махсус шартларда кредит биреләчәк. Беренче
ел дәвамында аларга нуль процентлы ставка куелачак.
Шәһәрнең эшли торган кешеләренең һәр өченче вәкиле кече һәм
урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә хезмәт итә, ә кече һәм урта эшмәкәрлек
предприятиеләренә салым кертемнәре 18,2%-ны тәшкил итә. Шуңа да кече һәм урта
эшмкәрлеккә ярдәм итү программасын эшләү - әһәмиятле эш, ул барлык шәһәр
үсешенә зур йогынты ясый, дип саный И.Метшин.
Утырышта эшмәкәрлек вәкилләре планлаштырыла торган
үзгәрешләр буенча үз фикерләрен җиткерә алдылар. Эшмәкәрләрдән кредитның
максималь суммасын 1 млн. сумга кадәр киметү тәкъдиме иреште. Әмма әлеге алым,
Координацион совет катнашучылары фикеренчә, эшмәкәрлекнең күпчелек тармакларын
үстерүгә комачау итәчәк. Казанның Хостеллар ассоциацияләр президенты Илья
Цыкунов сөйләп үткәнчә, эчке туризм хисабына хостелларга ихтыяҗ соңгы вакытта
20-30%-ка арткан. Казанда бүгенге көндә 55 хостел эшли. Мондый эшмәкәрлек,
кагыйдә буларак, яхшы гына старт капиталына мохтаҗ.
“Казанда әлегә аз тәкъдим ителгән юнәлешләргә ярдәм итәсе
килә. Туризм, шул ук хостеллар белән бәйле булган юнәлешләрнең барысы да – “яңа
гына аякка басып килә торган” тармаклар рәтендә, һәм аларга бер генә миллион
җитми. Шуны да онытырга ярамый, без шәһәр үсеше өчен аеруча да әһәмиятле булган
тармакларга ярдәм итү турында әйтәбез”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче
урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы
эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов, Казан муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәре Думасы депутаты, “Казан
Банкы” коммерцияле икътисади үсеш банкы ҖЧҖ күзәтү советы рәисе Оскар Прокопьев,
шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетның структур
бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.