И.Метшин Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет утырышы уздыра
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU,
24-нче февраль). Казан ратушасында әлеге минутларда шәһәр Мэры Илсур Метшин
рәислегендә Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет утырышы
бара. Утырышта эшмәкәрлек вәкилләре, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре
җитәкчеләре, район башлыклары, Казан шәһәре Думасы депутатлары катнаша.
Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта эшмәкәрлек шәһәр
икътисадының әһәмиятле тармагы булып тора. Аның үсешенә ярдәм итү максатыннан
шәһәрдә Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы эшләп килә. Утырыш барышында
эшмәкәрләргә булышлык күрсәтү юллары буенча фикер алышачаклар: ташламалы кредит
бирү программасы, ташламалы шартларда муниципаль күчемсез милек объектларын
арендага биреп тору, административ барьерларны киметү.