И.Метшин: “Бу – батырлык, ныклык, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык бәйрәме”
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль). Казан Мэры Илсур
Метшин Татарстан башкаласы халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
“Кадерле дуслар!
Чын күңелдән ветераннарны, Россия Кораллы көчләре
хезмәткәрләрен һәм барлык казанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу – барыбыз өчен дә батырлык, ныклык, фидакарьлек һәм
Ватанга тугрылык бәйрәме.
Ватанны саклаучыларга булган рәхмәтебез чиксез, алар туган җиребезне
саклау һәм яклауны үзләренең намус эше дип кабул итә, аларның тормышлары бер
максатка – бөек Россиянең иминлеге һәм чәчәк атуына юнәлдерелгән.
Ихлас күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, барлык
эшләрегездә дә уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәрәкәт һәм
иминлек юлдаш булсын!” – диелә котлауда.