(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов Казан хакимиятенең ишегалларының капремонт ясау программасына
кече архитектура формаларын кертү турындагы инициативасын хуплады. Бу хакта
бүген Казан шәһәре Думасының V сессиясе барышында билгеле булды.
Хисап сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин 2015 елдагы эшкә җентекле
анализ ясады. Темаларның берсе ишегалларына капремонт ясауга багышланган иде. Шәһәр
җитәкчесе соңгы 5 ел эчендә 1200-дән артык йорт яны территрриясе ремонтланганлыгын
җиткерде.
“Әлеге темпны алга таба
да дәвам итсәк, 6-7 елдан соң Казанның барлык ишегалларында да ремонт тәмамланачак”,
- дип билгеләп үтте И.Метшин. Шәһәр җитәкчесе Татарстан Президентына әлеге юнәлештә
моңа кадәр күрсәткән ярдәме һәм алга таба да дәвам итү карары өчен рәхмәт белдерде.
Шәһәр җитәкчесе ишегалларына капремонт ясау программасы үз
эченә юлларны асфальтлау һәм керү юлларын төзекләндерүне алганлыгын җиткерде. Калганнары
– кече архитектура формалары, балалар мәйданчыклары – идарәче компанияләр
карамагында кала, аларның мөмкинлекләреннән чыгып эшләнә. Мэр киләчәктә кече
архитектура формаларын капремонт программаларына кертү инициативасын яңгыратты.
“Кече архитектура формаларын бер элемент буларак кертү
дөрес. Без инде килеп, мәйданчыкны эшләдек икән, ул тәмамланган тулы формада
булырга тиеш. Бу юнәлештә без сезне ишеттек”, - дип хуплады инициативаны ТР Президенты.