Казан Мэры Барселонадагы бишенче “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья конгрессында катнаша
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Барселонада “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” “Retreat” бишенче бөтендөнья конгрессы старт алды.
Биредә Евразия, Якын Көнчыгыш, Төньяк Америка, Латин Америкасы, Азия-Тын океан,
Африка бүлекләренең генераль секретарьләре катнаша. Конгресста шулай ук
оешманың Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин катнаша.
Конгресс кысаларында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”
катнашучылары оешманың яңа структурасын раслаячаклар, аның президентын
сайлаячаклар, шулай ук бу елның май аенда Казанда үтәчәк бөтендөнья оешмасының Башкарма
бюросы утырышының көн кадагындагы мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.