И.Метшин: “Стратегияләр-2030”ны эшләү барышында һәр казанлының фикере мөһим”
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин “Казан Мэры белән әңгәмә” онлайн-конференциясе кунагы булды,
чара TatCenter.ru порталында узды.
Шәһәр җитәкчесе якын киләчәктә Казанны нинди үзгәрешләр
көткәнен сөйләп үтте. Аерым алганда, халыктан килгән сорауларга җавап бирде:
шәһәр үсеше Стратегиясе, якындагы бишьеллыкта Казанның нинди юнәлештә үсәчәклеге,
Татарстан башкаласында Су саклау зоналары елында нинди чаралар үткәреләчәклеге,
Казандагы төзелешнең генераль планы, респуболика башкаласының транспорт
системасы үзгәреше һәм шәһәр үсешенә казанлылар ничек өлеш кертә алулары
турында сөйләп үтте.
Онлайн-конференция стенограммасы Казан Мэрының рәсми
сайтында урнаштырылган.