(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Бу елда Казанның
ваклап сату челтәрләре объектлары схемасы җир астындагы җәяүлеләр кичү юллары
һәм метро станцияләренә алып төшә юлларны файдалану хисабына киңәйтеләчәк.
Беренче этапта шәһәрнең төрле районнарындагы 6 җәяүлеләр кичү юлын куллану
планлаштырыла. Аларда инде сәүдә павильоннарын урнаштыруга әзерлек эшләре
башланды. Казан Мэры Илсур Метшин сәүдә павильоннары өчен бүленгән территорияләрне карады. Берәмләп
сату челтәрен киңәйтү буенча планнарны Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади
үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов җиткерде.
Казанда ваклап сату объектларын бердәм стильгә китерү буенча
эш дәвам итә. Бу өлкәдә Татарстан башкаласы алдынгы Европа шәһәрләре
тәҗрибәсенә таяна. Бүгенге көндә ваклап
сату челтәрләрен урнаштыруның типик проектлары эшләнгән һәм расланган. Элек
аларны шәһәр урамнарында урнаштыру турында сөйләсәләр, бүген җир астындагы
җәяүлеләр кичү юлларындагы сәүдә нокталарын да бер төрле итү сүзе кузгатылды.
Казанда барлыгы 60 җәяүлеләр кичү юлы бар, шуларның 36-сы –
җир астында. Авиатөзелеш районында сәүдә объектлары Дементьев һәм О.Кошевой
урамнары киселешендә барлыкка киләчәк һәм 260 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Вахитов
районында – Ершов урамында, анда павильоннар комплексы 330 квадрат метрга кадәр
мәйданда була, Мәскәү районында – Декабристлар һәм Восстание урамнары
киселешендә һәм 170 квадрат метрга кадәр мәйданда урнашачак. Яңа Савин
районында –Ф.Әмирхан проспекты белән Ямашев проспектлары киселешендә, сәүдә
объектлары 650 квадрат метрга кадәр мәйданны алачак. Шулай ук Яңа Савин
районында сәүдә объектлары Сәетгалиев урамы буенча урнашкан “Иске шәһәр”
префектурасы территориясендә урнашачак, җир асты киосклары 55 квадрат метрга
кадәр урынны алып торачак. Сәүдә нокталарын урнаштыру өчен урыннар эшмәкәрләргә
аренда шартларында биреләчәк.
Шәһәр Мэры Әмирхан проспекты – Ямашев проспекты буенча
урнашкан җир асты җәяүлеләр кичү юлын карады, биредә 52 сәүдә объектын
урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук башкала җитәкчесе “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә
төшкәндәге җәяүлеләр кичү юлын да карады, биредә 20 сәүдә объектын урнаштыру
планлаштырыла. Соңыннан “Тукай мәйданы”нда булды.
Җир асты җәяүлеләр юлларын карауда ашкарма комитет җитәкчесе
Денис Калинкин, шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев һәм Киров белән Мәскәү районы администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов катнаштылар.