(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2016 елның гыйнвар ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән, анда
Казан Мэры Илсур Метшин беренче урынны алган.
Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ
анализы нәтиҗәләре буенча 1763,11 пунктны тәшкил иткән. Массакүләм мәгълүмат
чараларында Казан Мэрының Татарстан башкаласындагы кар чистарту кампаниясе
барышын тикшерүе турында яктыртылган. Шулай ук Илсур Метшин шәһәрлеләрнең башкала
урамнарының берсенә танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемен бирү турындагы
инициативаларын хуплаган.
Рейтингның икенче урынында Саратов Мэры Олег Грищенко (597,26
пункт), өченчедә – Пенза мэры Валерий Савельев (352,61).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 30300 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа
Идел буе федераль округы төбәкләренең гамәлдәге башкала җитәкчеләре кергән. Илсур
Метшин берничә ай рәттән медиарейтингта беренчелекне саклап килә.