(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкының Казан
урамнарының берсенә күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов хөрмәтенә аның исемен
бирү турындагы фикерен хуплап чыкты. Гомерен хәйриячелек эшенә багышлаган
Әсгать Галимҗанов бу елның 3-нче гыйнвар көнендә вафат була.
“Минем интернет кабул итү бүлегенә Әсгать Галимҗанов исемен
мәңгеләштерү турында мөрәҗәгатьләр килә. Мин шәһәр халкының тәкъдименә теләктәшлек
белдерәм. Әлеге шәхес – халык хәтерендә сакланырга лаек кеше. Гомере буе тыныч
кына изге эшләр башкарган, безнең өчен үрнәк ул”, - дип билгеләп үтте И.Метшин
Казан шәһәренең иң хөрмәткә лаек кешесенең хезмәтләрен.
Шәһәр башлыгы Топонимика комиссиясенә Ә.Галимҗанов исеме
бирелергә мөмкин булган урамнарны сайлау, җәмәгатьчелек белән бергә хәл итү һәм
Казан шәһәр Думасында раслау бурычын йөкләде.
Казан Мэры район һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләрен, шулай
ук Казан шәһәр Думасы депутатларын 2016 елда “Казан – игелек шәһәре” дигән
юнәлештә эшләргә чакырды.
Казанның Мактаулы гражданины Әсгать Галимҗанов шәһәрнең иң
актив хәйриячеләренең берсе буларак билгеле. Ул Казанның колхоз базарында йөк
ташучы булып эшли, үз хуҗалыгында мал-туар үрчетеп, кергән керемгә балалар
йортларына 80-нән артык пассажир автобусы һәм җиңел автомобильләр бүләк итә.
2008 елның 30-нчы августында Казан Кремле стенасы кырыенда ачылган Хәйрияче
һәйкәленең прототибы нәкъ менә Әсгать Галимҗанов. Монумент Татарстанның Беренче
Президенты Минтимер Шәймиев гаиләсе тәкъдиме буенча һәм аларның материаль
чаралары ярдәмендә әзерләнә.