(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 2015 елда Казанда янгыннар саны – 7,2%-ка, әлеге фаҗигаларда үлүчеләр саны 7%-ка кимегән. Янгын сүндерүчеләр 71 кеше гомерен саклап кала алганнар.
Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов казанлыларга өйдә янгын сүндерә торган җайланманы булдыру кирәклеген әйтеп үтте. “Һәр өйдә янгын сүндерә торган җайланманы булдыру кирәклеге кемгәдер көлке тоелыр. Ләкин тормыш киресен күрсәтә. “Адмирал” сәүдә комплексында килеп чыккан янгын – узган ел буенча иң куркыныч вакыйга. Янгын куркынычсызлыгы бәрабәренә акчаны янга калдыру алымы күп кешенең гомерен кыскартты. Башка беркайчан да мондый куркыныч хәл килеп чыкмасын өчен күзәтү органнары барысын да эшләргә тиеш”, - дип нәтиҗәләр ясады Казан Мэры Илсур Метшин.
Фердинанд Тимерханов сүзләренчә, Казанда узган елны 672 янгын булган. 2014 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 72-гә ким. Янгыннарда үлүчеләр саны җидегә кимегән, ягъни 36 кеше үлгән, зыян күрүчеләр саны арткан – 2014 елда 50 кеше булса, 2015 елда – 56. Узган елны коткаручылар янгын урыннарына 483 тапкыр барганнар – 183 кеше, шул исәптән 24 бала гомере саклап калынган.
Ф.Тимерханов билгеләп үткәнчә, яңа елда янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау буенча идарә эше тагын да көчәйтеләчәк. 2016 елда бик зур өйрәнүләр, теоретик шөгыльләр һәм практик күнекмәләр үткәрү күздә тотыла. Гомуми белем бирү учреждениеләре, интернатлар, дәвалау объектлары аерым игътибарда булачак.