Казан Мэры Кабан күлендәге аккошларны коткарган казанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Аккошларны
коткару турындагы бик үзенчәлекле гамәл турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында
Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов сөйләде. 30-нчы
декабрь көнне Бердәм коткару хезмәтенең диспетчерлык үзәгенә шәһәр халкыннан
Кабан күлендә йөзеп йөрүче аккошларга ярдәм итүне сорап 16 шалтырату килеп
ирешә. Температура түбән төшүе нәтиҗәсендә су өсте боз белән каплана, бу исә
кошлар тормышына куркыныч яный дигән сүз. Коткаручылар аккошларны тотып, аларны
Казанның зооботаника бакчасына тапшыралар.
Илсур Метшин аккошларны коткарып калган, әйләнә-тирәдәге
үзгәрешләргә битараф булмаган Казан халкына һәм коткаручыларга рәхмәт сүзләрен
җиткерде. “Киләчәк өчен – мондый фикерләр тәкъдим иткән оештыручыларга үз карамагыңа
алынган кошларны кышкы чорда карап тотуны да уйларга кирәк”, - дип ассызыклады
Мэр.