Казан суларында бәхетсезлек очраклары соңгы ун елда рекорд дәрәҗәсендә түбән
Фото to-world-travel.ru сайтыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). 2015 елда
шәһәр сулыкларында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары соңгы 10 ел эчендә рекорд
дәрәҗәсендә түбәнәйгән, дип хәбәр итте бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле
дүшәмбе утырышында Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов.
Аның сүзләренчә, 2013 елда Казан сулыкларында – 22 кеше,
2014 елда – 12 кеше, 2015 елда 5 кеше батып үлгән. Соңгы 5 ел эчендә беренче
тапкыр Тирән күлдә үлүчеләр белән бәйле бер генә бәхетсезлек очрагы да
теркәлмәгән. Сулыкларда 15 кеше коткарылган. “Суда тиз йөрешле техникага ия
булу безгә коткару операцияләрен бик тиз генә башкаруга мөмкинлек бирде. Узган
коену сезонында коткаручылар Идел һәм Казансу елгаларын 30 тапкыр йөреп
чыкканнар, пляжларда суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча 15 профилактик чара
үткәрелгән, ял итүчеләр өчен 35 меңнән артык листовка һәм плакатлар әзерләнгән”,
- дип йомгак ясады Фердинанд Тимерханов. Ул шәһәрдә бәхетсезлек очракларын
кисәтү системасының эшләвен тагын бер кат ассызыклап әйтте.
Казан Мэры Илсур Метшин үлем очраклары дәрәҗәсенең кимүе су
объектларын һәм пляжларны җәйге коену сезонына әзерләү буенча башкарылган зур
эшләрнең нәтиҗәсе булуын белдерде.