(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Казанда,
шәһәрнең җиде районында урнашкан 80 ишегалды хоккей коробкасының барысында да
боз катырылган. Шәһәрнең Башкарма комитеты тикшерүе нәтиҗәләре буенча, аларда
бозның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килә. Спорт мәйданчыкларында үткәрелгән
тикшерү нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур
Метшинга Коррупциягә каршы көрәш һәм контроль идарәсе җитәкчесе Елена Тощева
сөйләде.
2015 елның ноябрь-декабрь айларында һава торышы аномаль җылы
булуы сәбәпле, шәһәрнең барлык шугалаклары һәм хоккей коробкалары әлеге сезонда
соңрак ачылган. Хоккей коробкаларында боз гыйнвар аенда тотрыклы салкын һава
торышы урнашкач катырыла башлаган, һәм Яңа елда каникул көннәрендә шәһәр халкы,
башкала кунаклары рәхәтләнеп тимераякта шуа алган.
Елена Тощева сүзләренчә, инспекциянең беренче тикшерүе
нәтиҗәсендә 80 коробканың - 69-ы “4”
һәм “5” билгеләре
белән бәяләнгән. 11-е исә канәгатьләнерлек дип кенә табылган. “Кары
чистартылмаган яки бозы тиешле дәрәҗәдә булмаган коробкалар буенча кисәтү
ясалды. Узган ял көннәрендә без тагын бер кат объектларны тикшереп чыктык. 11
коробка тиешле дәрәҗәгә китерелгән. Бүген 80 ишегалды хоккей коробкасының
барысы да боз белән катырылган” – дип сөйләде үз чыгышында идарә җитәкчесе. Елена
Тощева билгеләп үткәнчә, Казанда хоккей коробкалары белән мондый дәрәҗәдәге уңай
хәл беренче тапкыр күзәтелә. Шуңа да карамастан, ул мәйданчыкларда карны
чистарту эше буенча тикшерүләр үткәрелеп торачагын әйтеп үтте.
Илсур Метшин ишегалларында урнашкан хоккей коробкалары
торышын аерым контрольгә алырга чакырды. “Шәһәрдә хоккей коробкаларының яхшы
итеп әзерләнгән булуы турындагы мәгълүматны ишетү бик күңелле. Без спорт
ветераннары белән хоккей матчларын спорт сарайларында түгел, нәкъ менә
ишегалларындагы мәйданчыкларда үткәрәбез. Узган елда без берничә тапкыр
уйнадык. Бу елда әлеге матур гадәт дәвам итәр дип ышанам”, - диде Мэр.