(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Казан гыйнварның
беренче ункөнлегендә күп итеп яуган карга “бирешмәде”. Кыш башланганнан бирле
шәһәрдән 215 мең тонна кар чыгарылган. Шуның 115 мең тоннасы гыйнвар аена туры
килә. Кар күп яуган көннәрдә өстәмә техника җәлеп итү һәм юл хезмәтләренең эш
графигын озайту нәтиҗәсендә шәһәрдә транспорт тоткарлыгы күзәтелмәде. Казанның
юл хезмәтләре 2016 елны ничек каршылаулары турында бүген эшлекле дүшәмбе
утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитетның Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне
күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан айлык явым-төшем
нормасының 147%-ы яуган (норма 33
мм). Шәһәр буенча уртача кар капламы 32 см тәшкил итә. Һава
торышының “көйсезләнүе” шәһәрнең юл хезмәтләре өчен, әлбәттә, өстәмә эш. Игорь
Куляжев сүзләренчә, кардан чистарту эшләре тәүлек буе дәвам иткән. “Тәүлегенә
уртача 568 берәмлек техника җәлеп ителде. Һава торышы начарайган көннәрдә - 3,
9, 10, 13, 17 гыйнварда – өстәмә җәлеп ителгән техниканы исәпкә алганда, шәһәр
урамнарында тәүлегенә 800 берәмлек техника эшләде. Кыш башланганнан бирле
шәһәрдән 215 мең тонна кар чыгарылган, шуның 115 мең тоннасы гыйнвар аена туры
килә. Карны алты кар эретү пунктында һәм гомуми мәйданы 40 га булган 15 кар өеп кую
урынында үтильләштердек. Ел башыннан 45 мең тонна бозлавыкка каршы материал
тотылган, шуның 20 мең тоннасы гыйнвар аенда файдаланылган”, - дип сөйләде
чыгышында Игорь Куляжев.
Коммуналь хезмәтләр традицион рәвештә тротуарларны,
туристлык маршрутларына килеп тоташа торган территорияләрне, чыршы
шәһәрчекләренә алып бара торган юлларны, җәяүле кичүләрен аерым игътибарда
тотканнар. Игорь Куляжев сүзләренчә, җәяүле кичүләрен һәм тукталыш
мәйданчыкларын чистарту өчен 50 берәмлек кече махсус техника һәм 520 юл эшчесе
җәлеп ителгән.
Кар күп итеп яуган бу ике атнада юл хуҗалыгы объектларында
җитди вакыйгалар булмаган. Юлларны кардан чистарту әлеге минутларда да дәвам
итә – көндез юл эшчеләре тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын һәм кварталара
юлларны кардан арындырачаклар. Төп магистральләрдә эш исә төнлә алып барылачак.
Илсур Метшин Казанда юл хәлләренең контрольдә булуын
ассызыклады. “Юлларны һәм ишегалларын кардан чистарту эшенә барлык коммуналь
хезмәтләр дә җәлеп ителгән. Шәһәрдә хәрәкәт дәвам итә, бу – иң мөһиме. Әйе,
кайбер урыннарда кыенлыклар күзәтелә, ләкин коллапс хәленә килеп җитмәдек.
Беренче чиратта төп магистральләр чистартылды. Кар күп яуган вакытта без кар
эретү камераларының эшен карадык. Карны үтильләштерү системасы булдырылды. Ул
һава торышы шартлары начарайганда үз нәтиҗәлелеген раслый. Ләкин кыш дәвам итә,
көчәйтелгән режимда эшләүне дәвам итәбез”, - диде Мэр.