(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Антон Ноздрин). Казанда
явым-төшем артуы нәтиҗәсендә түбәләрне кар өемнәреннән һәм боз сөңгеләреннән
арындыруга зур игътибар бирелгән. Эшләрне башкарып чыгу өчен идарә компанияләре
әлеге юнәлештә эшли торган 50 альпинистка мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай ук
оешмаларда булган белгечләр дә әлеге эшкә җәлеп ителгән. Бу турыда бүген үткән
аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе
Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Аның сүзләренчә, күп итеп кар явуы нәтиҗәсендә, кайбер идарә
компанияләренә шәхси техника белән беррәттән, өстәмә көчләр дә кулланырга туры
килгән. “Атна дәвамында 125 берәмлеккә кадәр техника җәлеп ителде, - дип
сөйләде И.Гыйниятуллин. – Ял көнендә кичкә Казан ишегаллары канәгатьләндерерлек
хәлгә китерелгән иде инде”. Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре ишегалларын
бозлавыктан арындыру өчен 580 тонна махсус материал файдаланганнар.
Явым-төшемнең артуы нәтиҗәсендә гражданнардан бик күп
мөрәҗәгатьләр алынган. “Ачык Казан” хезмәтенә узган атнада 299 мөрәҗәгать килеп
ирешкән, - дип чыгышын дәвам итте ТКХ комитеты рәисе. – Мисал өчен, узган елда
декабрь ае дәвамында 194 мөрәҗәгать алынган”. Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр
башлыгына халыктан алынган барлык мөрәҗәгатьләрнең дә шәһәр районнары
администрацияләре тарафыннан контрольгә алынганлыгын, урыннарга барып тикшерелүен
һәм тулаем алганда хәлнең контрольдә булуын җиткерде.
“Атна дәвамында түбәләрнең яртысыннан күбрәк өлеше
чистартылды, аеруча катлаулыларын ике һәм аннан да күбрәк тапкыр чистартырга
туры килде”, - дип сөйләде И.Гыйниятуллин.
“Идарә компанияләре махсус техника сатып алдылар, бурычларны
үтәү юлында кече механизация бик актив ярдәм итә. Эш шикаятьтән шикаятькә
түгел, ә системалы рәвештә алып барылырга тиеш”, - диде Илсур Метшин.