(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Антон Ноздрин). Казанда
демографик хәл – ул федераль, республика, шәһәр дәрәҗәсендәге барлык
программалар күрсәткече, туучылар саны исә кулланышка тапшырган торак метрлары
күләменә тигез, төзекләндерелгән юллар – кайсы гына төбәк булса да, аларның ныклы
нигезен раслый торган лакмус кәгазенә тиң. Әлеге фикерне бүген шәһәрнең
Башкарма комитетында үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин
җиткерде.
Аппарат киңәшмәсендә демографик хәл буенча доклад белән
Казанның ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова чыгыш ясады. “Яшьләрнең
иртәгесе көнгә ышаныч белән карауларын раслый торган күрсәткеч – туучылар саны
арту, - дип билгеләп үтте ул, - 2015 елда яңа рекорд куелды – 24063 сабый туу
очрагы теркәлде”. Шулай итеп, соңгы 15 елда туучылар саны өч тапкырга арткан.
Г.Габбасова сүзләренчә, яңа туган балалар арасында малайлар
кызларга караганда күбрәк: 2015 елда 12261 малай һәм 11802 кыз туу очрагы
теркәлгән, шуларның 251 пары игезәкләр һәм берьюлы өч игезәк ир бала.
Шулай ук шәһәрдә күп балалы гаиләләр саны арту күзәтелә. “Казанда
икенче һәм аннан да күбрәк бала тапкан гаиләләр саны арта, - дип хәбәр итте
ГХАТ идарәсе җитәкчесе. – Казанлылар зур гаилә булдыру ягында. Бу социаль тотрыклылык
турында сөйли”. Аның сүзләренчә, 2015 елда дүртенче һәм аннан да күбрәк
балалары туган 521 гаилә теркәлгән.
“Казанлыларның зур гаилә булдыруы – куанычлы хәл. Димәк,
алар балаларының киләчәгенә ышаныч белән карыйлар”, - дип фикерен белдерде уңай
нәтиҗәләргә шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, Казанда уртача бер хатын-кыз тапкан бала санының
суммар коэффициенты 1,6-дан 1,75-кә кадәр үскән. “Әлеге күрсәткеч буенча без
Мәскәүне һәм миллионнан артык халкы булган башка берничә шәһәрне узып китәбез. Бу
Россия буенча уртача күрсәткечләргә туры килә. Казанда бала туу санының суммар коэффициенты
зур үсеш алган Германия, Финляндия, Япония кебек илләргә караганда да артыграк”,
- диде чыгышында Гүзәл Габбасова.
Туучылар саны күрсәткече буенча Казан миллионнан артык халкы
булган Уфа (биредә 18424 сабый туган), Пермь (18140 сабый туган), Түбән
Новгород (18482 нәни туган) һәм Самара (туучылар саны - 17233) шәһәрләрен узып
китә.