И.Метшин 2015 елда Иске Татар бистәсе үсеше турындагы хисапны тыңлады
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Казанның административ
районнары узган ел нәтиҗәләренә йомгак ясыйлар. 2015 елда Иске Татар бистәсенең
ничек үзгәрүе турында “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов сөйләде.
Эшлекле киңәшмәне Казан Башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы
бинасында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, Иске Татар бистәсе – Татарстан
башкаласының бик зур әһәмияткә ия тарихи районы. Биредә ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр
башында төзелгән бик үзенчәлекле тарихи ядкарьләр саклана. Казан халкын һәм
башкала кунакларын татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли
үзенчәлекләре белән таныштыру, Иске Татар бистәсендә мәдәни әһәмияткә ия
объектларны торгызу һәм туристлар арасында әлеге җирлекне популярлаштыру буенча
бик зур эш башкарыла.
Шәһәрнең тарихи үзәге ничек үзгәрүе турында тиздән сайтта
тулырак мәгълүмат укый алырсыз.