И.Метшин Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе эшчәнлеге турында хисап тыңлады
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Казанда узган ел
нәтиҗәләренә йомгак ясауны дәвам итәләр: 2015 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында администрация
башлыгы Тимур Алибаев сөйләде. Эшлекле киңәшмә шәһәр Мэры Илсур Метшин
катнашында администрация бинасында үтте.
Исегезгә төшерәбез, әлеге ике район шәһәрдә халык күп яши
торган җирлек буларак билгеле. Шунлыктан биредә халык белән эшләүгә, социаль
объектларны төзү һәм төзекләндерүгә, торак төзелешенә зур игътибар бирелә. 2015
елда ТР башкаласының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында нинди үзгәрешләр
булуы турында тиздән сайтта тулырак мәгълүмат укый алырсыз.