(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Ксения Швецова). Наркотик
матдәләрне таратуга каршы көрәштә профилактик чаралар уздыру зур роль уйный.
Казанда бу елда наркотикларны куллануга каршы профилактика программасы
тәмамлана, ул 2011-2015 еллар өчен кабул ителгән иде. Шушы вакыт эчендә әлеге
проблеманы чишүдә сизелерлек уңышларга ирешеп булды. Бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, наркотикларга каршы белән
көрәштә бөтен халыкның көче белән генә җиңүгә ирешеп була.
Статистика буенча, наркотик таратучылар арасында яшьләр
өстенлек итә. Шәһәр башлыгы яшьләргә наркотиклар куллану нинди аяныч
нәтиҗәләргә китерүе турында аңлатма эшләре алып барырга чакырды. “Без наркотиклар
куллануга каршы профилактика буенча системалы эш алып барырга тиешбез, мин
бөтен район башлыкларын һәм белгечләрне моңа зур игътибар юнәлтергә чакырам.
Балаларыбызга чын дөреслекне, наркотиклар куллану һәм таратуның нинди аяныч
нәтиҗәләргә китерүе турында җиткерергә тиешбез”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Башкарма
комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова
сөйләп үткәнчә, наркотиклар куллануга каршы профилактика программасы ярдәмендә
зур эш башкарылган, программа бу елда төгәлләнә. Әлеге программага кергән профилактик
чараларга 11 млн. сум тирәсе акча бүленгән.
Беренче чиратта профилактик эш мәктәп укучыларына кагылган.
Укучылар белән интернет-дәресләр, әңгәмә-аңлату эшләре, конференцияләр,
семинарлар үткәрелгән.
Моннан кала, Казан
Мэры йөкләмәсе буенча максатчан программа чараларына “Последний номер 48092”
кыска метражлы нәфис фильмы төшерелгән. Аны программаны тормышка ашыру барышында
38 меңнән артык мәктәп укучысы караган.
Аннары, беркем өчен дә сер түгел, яшүсмерләр спорт һәм иҗат
белән шөгыльләнсә, аларның наркотикларга вакытлары да калмаячак. Шуңа да,
Н.Гречанникова сүзләре буенча, ел дәвамында Физик культура һәм спорт комитеты
тарафыннан 50 спорт төре буенча 240 спорт чарасы, шул исәптән 98 чемпионат һәм
беренчелекләр, 34 турнир, ГТО нормаларын тапшыру буенча 30-дан артык чара
уздырылган.
Әлеге чараларны шәһәрдә киләчәктә дә дәвам итәргә җыеналар.
Казан Мэры наркотикларга каршы көрәшкә бөтен шәһәрлеләрне кушылырга чакырды.
Шәһәр башлыгы киләсе елның гыйнвар аенда узачак комиссия утырышына әзерләнергә
кушты, биредә тыелган матдәләрне таратуга каршы көрәш буенча конкрет тәкъдимнәр
белән чыгарга кирәк булачак.
“Хакимият, эшмәкәрлек, җәмгыять – бу көрәштә безгә
берләшергә кирәк, шул вакытта гына җиңүгә ирешә алачакбыз. Казан Татарстанда
гына түгел, Россиядә дә иң имин шәһәрләрнең берсе булырга тиеш”, - дип җиткерде
И.Метшин.