(Казан шәһәре KZN.RU,
23-нче ноябрь, Зоя Герасимова). Казанда наркотиклар аркасында үлем очракларының
саны кимүе күзәтелә. Ел башыннан әлеге сәбәп аркасында шәһәрдә 11 кеше үлгән, ә
2013 һәм 2014 елларда аларның саны 31 һәм 26 булган. Наркологик ситуация,
профилактика һәм наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау турында бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлекне
саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда наркотикларга бәйле
кешеләргә, аларның туганнарына ярдәм күрсәтү буенча күпэтаплы комплекслы
система эшли – госпитализациягә кадәр, амбулатор, стационар һәм тернәкләндерү ярдәме.
“Шәһәрдә 337 наркологик койка бар, 60 урынга 2 көндезге стационар, 2
амбулатор-поликлиника учреждениесе һәм 7 балалар-яшүсмерләр кабинетлары. Республикада
тернәкләндерү койкалары белән тәэмин ителеш уртача-федератив күрсәткечтән 1,5
тапкырга артып китә”, - дип җиткерде Илнур Хәлфиев дәвалау учреждениеләренең
тәэмин ителеше турында.
Илнур Хәлфиев билгеләп үткәнчә, антирейтингны Бөгелмә, Яр
Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт шәһәрләре әйдәп бара. Исемлекне Түбән Кама тәмамлый.
“Бүгенге көндә Казанда наркомания диагнозы белән 4063 кеше
учетта тора, тагы 3042 кеше наркотик матдәләр белән мавыгу белән бәйле рәвештә
профилактик учетта санала”, - дип сөйләде Илнур Хәлфиев.
Илсур Метшин фикеренчә, шәһәрдә наркотиклар куллануга бәйле
ситуация берникадәр стабильләшкән. “Бүгенге көндә наркотик кулланучыларның 77% –
20 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге яшьләр. Бу
иң чәчәк ата торган, җигелеп эшли торган чор, бу вакытта кешеләр гаилә кора, җәмгыятьнең
актив әгъзалары булалар. Әмма алар башка юл сайлаганнар. Тулаем алганда,
2000-нче еллардан башлап наркомания белән ситуация стабильләште. Аерым алганда,
бу елда үлүчеләр саны кимегән. 9 ай эчендә 11 кеше үлгән. Мин 2005 елны
хәтерлим, ул вакытта елына 200-ләп кеше үлә иде. Аерма күзгә ташланырлык, әмма
бу әле җиңү түгел. Эшне дәвам итәргә кирәк”, - дип билгеләде Мэр.