(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда
кышкы спорт төрләренең популярлыгы елдан-ел арта. Бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне актив ял итүгә кушылырга, бозга
чыгарга һәм чаңгыга басарга чакырды.
“Бергәләшеп спорт белән шөгыльләнү берләштерә, шуңа да кышкы
ял итүләргә шәһәрлеләрнең гаиләләре белән чыгулары мөһим, - дип саный И.Метшин.
– Хәзер казанлыларның күбесе сәламәт яшәү рәвеше өчен тавыш бирә. Безнең бурыч
- диванда ятучыларны чаңгы һәм тимераякка бастыру”. Шәһәр башлыгы билгеләп
үткәнчә, Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең моның өчен барлык шартлары да бар –
шәһәрдә традиция буенча стадионнар, ябый шугалаклар һәм чаңгы базалары
эшләячәк. Шул рәвешле, Казанда 18 шугалак, ясалма боз белән ике стадион - “Ракета” һәм “Хезмәт резервлары”, 9 ябык боз
аренасы, шулай ук ачык шугалаклар эше оештырыла. “Казан-Арена” каршысында өченче
ел рәттән 2 га мәйданда шугалак эше оештырылачак. Узган елдагы кебек үк, Казанда
Горький исемендәге паркта, Бертуган Касыймовлар урамы буенча урнашкан урман
массивында, Нагорныйдагы каенлыкта, шулай ук Юдино һәм Чебакса торак
массивларында яктыртылган чаңгы трассалары эшләячәк. Моннан кала, 80 пластик
хоккей тартмасы эше оештырыла, биредә Казан яшьләре өчен тренировка дәресләре үткәреләчәк.
Шулай ук 8 чаңгы базасы һәм 3 ведомство пункты эше оештырыла.
Барлыгы, Башкарма комитетның Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Рамил Хафизов сүзләренә караганда,
бу елда муниципаль бюджеттан кышкы спорт төрләре үсешенә 5 млн. 400 мең сум
акча бүленгән. Бу акчалар чаңгы трассаларын, прокат пунктларын карап тотуга,
инвентарьларны яңартуга юлланган. Казан халкы өчен бу зур әһәмияткә ия –
статистика буенча, кышкы спорт төрләренең популярлыгы шәһәрлеләр арасында ел
саен арта.
“Без кышкы спорт төрләре буенча федерацияләр белән бергә
эшлибез, алар инфраструктура үсешенә зур өлеш кертә, - ди Р.Хафизов. – Нәтиҗәләр
күзгә күренә - Казандагы барлык прокат пунктлары, стадионнар һәм боз
сарайларына ихтыяҗ зур”.
Казан Мэры үзенең урынбасарларына спорт объектларын яхшылап
карап тотарга һәм шәһәрлеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өстендә эшләргә
чакырды.