Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетының яңа хезмәткәрләренә таныклыклар тапшырды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүгенге
эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитеты
структур бүлекчәләренең яңа хезмәткәрләренә таныклыклар тапшырды. ТР башкаласы
җитәкчесе яңа муниципаль хезмәткәрләрне эшләренә җаваплылык белән карарга һәм
өлкән хезмәттәшләренең тәҗрибәсенә актив рәвештә таянып эшләргә чакырды.
Таныклыклар биш хезмәткәргә тапшырылды: Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитетының муниципаль җир контроле бүлегенең икенче категория
эксперты Алия Әһлиевага, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең генераль
план һәм проектларны планлаштыру бүлеге баш белгече Дарья Галиевага, Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсенең исәп-хисап һәм хисаплау бүлеге баш белгече
Светлана Квасовага, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенең хокукый һәм кадрлар
белән тәэмин итү бүлеге баш белгече Руслан Минһаҗевка, Капиталь төзелеш һәм
реконструкция идарәсенең инженерлык коммуникацияләре бүлегенең беренче
категория инженеры Әнвәр Цибизовка.
И.Метшин таныклыклар тапшырды һәм котлау сүзләрен ирештерде.
“Сезнең һәрберегез бүгенге көннән муниципаль хакимият вәкиле булып тора. Димәк,
сезнең янга ярдәм сорап кешеләр киләчәк, үзләренең мәсьәләләрен чишүгә
өметләнәчәкләр, - дип мөрәҗәгать итте яңа хезмәткәрләргә И.Метшин. – Бөтен
халыкның проблемаларын берьюлы чишә алырлык җитәкче юк, әмма булышырга теләү,
кешеләргә хөрмәт белән карау – сез һәр көн үстерергә тиеш булган сыйфатлар. Сезгә
уңышлы эшләр телим”.