(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Зоя Герасимова). Казанның
барлык яшел зоналары да максималь рәвештә сакланырга тиеш. “Без чаңгы
трассалары һәм парк зоналарына төзелеш өчен урын буларак карарга тиеш түгелбез”,
- дип белдерде традицион эшлекле дүшәмбе вакытында ТР башкаласы Мэры Илсур
Метшин. Шәһәр җитәкчесе интернет аша кабул итү бүлегенә килгән бер шәһәрленең
мөрәҗәгатен шәрехләп үтте: казанлы Бертуган Касыймовлар урамы буенча урман
массивы территориясендә танылган клиниканың бала тудыру йорты төзергә теләве
турында борчылып язган.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казанның барлык яшел
зоналарын да, шул исәптән Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән
Парклар һәм скверлар елында булдырылган һәм яңартылганнарын да сакларга кирәк. “Сабыйлар
тууы безне сөендерә, яшь әниләргә тиешле шартлар булдырырга кирәк. Әмма төзелеш
парк һәм скверларда, чаңгы трассаларында алып барылырга тиеш түгел. Бу чаңгычыларны
гына түгел, бөтен шәһәр халкын да борчый. Әлеге мәсьәләне күтәргән битараф
булмаган казанлыларга рәхмәт. Эшмәкәрлек теләкләрен без шулай ук исәпкә
алачакбыз, шәхси медицина үсешенә булышабыз, әмма сәламәт яшәү рәвеше иң
беренче урында тора”, - диде Мэр һәм әлеге мәсьәләне чишәр өчен комиссия җыярга
кушты.
Башкарма комитетның
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил
Хафизов белдергәнчә, бу очракта чаңгы базасы сакланып калачак, чаңгы
трассасының бөтенлеге гарантияләнә. Якын көннәрдә клиника вәкилләре һәм
җәмәгатьчелек күчмә киңәшмәдә очрашачак, аның барышында эшмәкәрләрне дә,
халыкны да канәгатьләндерә алырлык уртак фикергә киләчәкләр.