(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Зилә Гайфи). “Рубин”
футбол клубына турнир таблицасында лаеклы урын кайтарырга кирәк. Казан командасы
аның булачак тренеры белән бергә нәкъ менә шул бурыч өстендә эшләячәк. Бүген шәһәр
Ратушасында журналистлар белән очрашкан вакытта “Рубин” ФК яңа президенты Илсур
Метшин шулай дип белдерде.
Илсур Метшин “Рубин” футбол клубына президент итеп билгеләнү
зур җаваплылык тапшырылу икәнлеген билгеләп үтте. “Минем өчен бу – зур җаваплылык.
Бүген безнең өчен “Рубин” ФК – яраткан команда гына түгел, башкалабыз һәм
республикабызның чын бренды”, - диде клубның президенты.
Илсур Метшин клуб җитәкчеләрен билгеләгән вакытта ротация
принцибы сакланачак дип ышандырды. “10 ел элек, мин шәһәрне җитәкли башлаган
вакытта, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев миңа “Рубин” клубын
җитәкләргә тәкъдим итте. Ул вакытта минем алда күпкә киңрәк бурычлар тора иде,
минем өчен барысы да яңа, һәм мин әлеге карарны өч елга кичәйтүне сорадым. Өч ел
бик тиз узды, моннан соң “Рубин” уңышлы гына чыгыш ясады. Попечительләр
советында без клуб җитәкчелегендә һәрвакытта да ротация булачак дип килештек”,
- дип ассызыклады “Рубин” ФК президенты.
Илсур Метшин клубның элеккеге президенты Валерий Сорокинга
җитди башкарылган эше өчен рәхмәт белдерде.
“Рубин” ФК яңа президенты сүзләренә караганда, бүгенге көндә
иң мөһим сорау – тренер билгеләү. “Баш тренерны сайлап, без клубка фәлсәфә дә
сайлыйбыз. Бүгенге көндә “Рубин” турнир таблицасы “подвалында” тора, һәм моңа күптөрле
аңлатмалар да бар. Безнең максат – турнир таблицасында клубка лаеклы урын кайтару,
җанатарларны шатландыру, трибуналарны тутыру, җиңү һәм Казан, Татарстан һәм Россияне
таныту”, - дип белдерде И.Метшин.