(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Нәтиҗәле шәһәр
проектлары һәм программалары шәһәрлеләрнең актив катнашуы аркасында гына уңышлы
тормышка ашырылып килә. “2020 елга Казан яшәү сыйфаты һәм уңайлылык буенча Россиядәге
иң яхшы шәһәр булачак”, - дип белдерде шәһәр Мэры Илсур Метшин ТР Президенты
вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның “Пирамида” мәдәни-күңел
ачу комплексында Казан активы белән очрашуы вакытында.
Илсур Метшин ТР башкаласының киләсе 5 елга төп үсеш
юнәлешләрен күрсәтте. Шәһәр программасын төзүдә казанлылар да актив катнашкан. “Без
программа буенча шәһәр халкы белән фикер алыштык, һәм алар үзләренең
тәкъдимнәрен керттеләр. Бөтен шәһәр белән бергә без 2020 елга кадәр өстенлекле
юнәлешләрне билгеләдек”, - дип башлады үзенең сүзен шәһәр башлыгы.
Үткән елларда республикада һәм аның башкаласында зур эш
башкарылды. Казан лидер шәһәргә әйләнде, ул дөнья күләмендә танылу алган
башкалалар белән бергә атлый, инновацион технологияләр кертә һәм
федераль-дөньякүләм рейтингларны әйдәп бара.
“Җайга салынган уртак эш аркасында без дөньякүләм дәрәҗәдәге
җитди чаралар – Универсиаданы һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын
уздырдык. Аларның икесе дә тарихта иң яхшылары дип билгеләп үтелде”, - дип җиткерде
Илсур Метшин, боларның барысына да шәһәрлеләрнең ышанычы, Президент вазыйфаларын
вакытлыча башкаручының сәясәте белән бергәлектә эшләү һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге
мәьәләләрне чишәргә сәләтле булган көчле команда булуы аркасында ирешелә дип
билгеләп үтте ул.
Илсур Метшин Казанны 2020 елга яшәү сыйфаты һәм уңайлылык
дәрәҗәсе буенча Россиянең иң яхшы шәһәре итү бурычын яңгыратты.
И.Метшин халыкны уңайлы торак һәм социаль инфрактура – шәһәр
төзелеше сәясәте, Казанның яңа генераль планы, социаль ипотека үсеше, балалар
бакчалары төзелеше һәм торакка капиталь ремонт ясауга юнәлтелгән планнарын
билгеләп үтте.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм
Миңнеханов билгеләнгән планны хуплады һәм Казанда әһәмиятле юнәлешләр буенча
зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. Республика җитәкчесе халыкның ышанычы
акланачаклыгына шикләнмәвен белдерде.