(Казан шәһәре KZN.RU,
3-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Бүген Казанда Россия раввиннары корылтаеның
ябылу тантанасы узды, чарада еврей берләшмәләренең 50-ләп җитәкчесе булды. Ябылу
тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Шәһәр Мэры корылтайда катнашучыларны иврит телендә сәламләде
һәм Казан өчен мондый чараны кабул итү зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте. “Безнең
шәһәребезнең иң зур казанышы – аның халкы. Еврей берләшмәсе вәкилләре Казанның
бөтен меңьеллык тарихында җиребез чәчәк атсын өчен бик күп файдалы эшләр
эшләделәр, эшлиләр һәм алга таба да эшләячәкләренә ышанам”, - диде ТР башкаласы
Мэры.
Россия баш раввины Берл Лазар Казанда еврейлар һәм башка
конфессияләр арасында үзара аңлашу гадәти хәлгә әйләнеп барганлыгын, ә менә еврейлар
берләшмәсе эчендәге үзара аңлашу дәрәҗәсенең шуның кадәр югары булуы Татарстан
башкаласы кунакларын шаккатырганлыгын билгеләп үтте. “Россиядә бүгенге көндә
диннәргә, традицияләргә тулаем алганда аерым игътибар бирелгәнлеген күрәбез. Шуңа
да без монда булуыбызга шатбыз”, - диде Берл Лазар.
Россия еврейлар берләшмәсе федерациясе президенты Александр
Борода, үз чиратында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң раввиннарның корылтае
Казанда – Россиянең өченче башкаласында, бигрәк тә синагоганың 100 яшьлеген
бәйрәм иткәндә үтүе аңлашыла, диде. Илсур Метшин корылтайда катнашучыларга
рәхмәт белдерде, алга таба да мондый чараларны уздыру Казан өчен матур
традициягә әйләнер дигән ышанычын җиткерде.
Бөтенроссия раввиннар корылтае Казанда IV Халыкара еврейлар
музыкасы фестивале кысаларында уза. Корылтайда еврей оешмаларының һәм Россиянең
40 шәһәре конгрегацияләренең 50-гә якын җитәкчесе катнашты.