(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Бүген,
Контанстин Васильевның туган көнендә, Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласындагы
сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларына Казанның танылган рәссамы
исемендәге премия тапшырды.
Шәһәр Мэры тарафыннан булдырылган Константин Васильев
исемендәге премияне тапшыру тантанасы ел саен музейда үткәрелә, ул Россиянең иң
кызыклы заманча рәссаменең иҗатына багышлана. Конкурста Казанның балалар
сәнгать мәктәпләре, музыка һәм рәсем мәктәпләренең сәнгать бүлекләре
укытучылары катнаша. Бу елда музейда конкурста катнашучылардан тыш, Константин
Васильевның эшен дәвам итүче рәссамнәрнең дә эшләре тәкъдим ителде.
Премияләрне тапшыру тантанасын ачып, шәһәр җитәкчесе барлык
җыелган кешеләргә Казан тарихына һәм аның мәдәни фондына игътибар күрсәтүләре
өчен рәхмәт белдерде. “Ел саен танылган якташыбызның туган көнендә аның
музеенда җыелуыбыз, Константин Васильевның эшләрен һәм аның укучыларының,
дәвамчыларының хезмәт җимешләрен карау бик тә әһәмиятле чара”, - дип билгеләп
үтте Казан Мэры. Шәһәр җитәкчесе балаларны үстерүдә Казанның педагогик
кадрларының өлеше зур булганлыгын билгеләп үтте.
К.Васильев исемендәге премия бу елда 6-нчы номерлы балалар
сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйсән Яруллинага һәм 2-нче номерлы балалар сәнгать
мәктәбе укытучысы, Татарстан Республикасы Рәссамнәр берлеге әгъзасы Любовь Григорьевага тапшырылды. Казан Мэры
җиңүчеләргә лауреат дипломнары бирде һәм җиңүләре белән котлады.
Җиңүчеләрне котлау сүзләренә Казанның Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Туризм үсешенә булышлык күрсәтү
комитеты директоры Евгения Лодвигова, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева,
музей җитәкчесе Ольга Вечканова һәм музейның өлкән хезмәткәре Геннадий Пронин
да кушылдылар.