(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Альберт Мортазин). 7-нче
сентябрьдә шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XLV сессиясе булачак. Шундый
карар бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан
шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышта Президиумның 9
әгъзасы катнашты, карар кабул итәр өчен кворум бар иде.
Киләсе сессиядә депутатлар 8 мәсьәлә буенча фикер
алышачаклар:
Казан шәһәрендәге Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья
чемпионатын уздыруның нәтиҗәләре турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен урнаштыру
турында;
Казан шәһәре Думасының икенче чакырылыш эше нәтиҗәләре
турында;
Төрлесе.