(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Татарстан
Республикасында яһүд җәмәгатьчелеге, яһүд милли-мәдни автономиясе вәкилләре
Казан һәм тулаем республика тормышында актив катнаша. Бүген бу хакта Татарстан
Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов
Казан синагогасының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. Чарада
Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Бәйрәм чарасы Казанның
Профсоюз урмындагы ачык мәйданчыкта узды. Яһүдиләр җәмгыяте вәкилләрен бәйрәм
белән тәбрикләргә Россиянең баш раввины Берл Лазар, Россиянең яһүд җәмгыятьләре
федерациясе рәисе Александр Борода килгән иде. Бәйрәм тантанасында Татарстанның
яһүд милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок, Россия һәм халыкара яһүд
оешмалары башлыклары, традицион диннәр вәкилләре, Татарстанның җәмәгать һәм
сәясәт эшлеклеләре катнашты.
Бүген Казан синагогасына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм
чарасы уздырылды. Казан үзәгендә урнашкан яһүдиләрнең төп гыйбадәтханәсе
каршында IV халыкара яһүд музыкасы фестивале ачылды. Шуны да билгеләп үтәргә
кирәк, 100 еллык юбилейга синагога бинасы төзекләндерелде.
Иң элек бәйрәмдә катнашучыларны Татарстанның баш раввинны
Ицхак Горелик сәламләде. Ул 1996 елда синагога бинасының гыйбадәт өчен шәһәрнең
яһүдиләр җәмгыятенә кайтарылуын шәрехләп: “Без 20 ел элек янә өебезгә, 100 ел
элек ата-бабаларыбыз ачкан шушы синагогага кайттык. Бүген без шатлыклы тойгылар
кичерәбез”, - диде. Татарстанның баш раввины, синагоганы кайтарган өчен,
Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны котлап:
"Бүген без биредә – синагоганың төзекләндерелгән бинасы янына җыелдык. Ул
100 ел элек төзелеп, аның күпмедер вакыт ябылып торган чоры да булды, әмма
бүген ул эшли, һәм иң мөһиме - аңа ихтыяҗ бар. Кичә без мәчеттә, чиркәүдә дә,
православие гиназиясендә дә булдык. Бу республикада барлык милләтләрнең дустанә
мөнәсәбәттә һәм татулыкта яшәве турында сөйли”, - диде. Татарстан лидеры шәһәр
һәм республика тормышында актив катнашкан вәкилләргә рәхмәтен җиткерде.
Яһүдиләр – җәмгыятебезнең актив өлеше, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул киләчәктә дә
синагогага ихтыяҗ булуын, яһүдиләрнең һәрвакыт бирегә килүләрен теләп калды.
Россиянең баш раввины Берл Лазар Казанга килүенә шат булуын
белдереп: “Бирегә килүе рәхәт, чөнки монда халыклар дуслыгы хакимлек итә",
- диде. Мәртәбәле кунак синагоганың тышкы күренешен үзгәртү буенча җитди эш башкарылуына
ишарәләп, Казан синагогасының бүгенге торышы 100 ел элек булганга караганда да
яхшырак, диде. "Татарстанның беренче Президенты һәм хәзерге башлыгы
конфессияара мөнәсәбәтләргә һәрвакыт зур игътибар бирә. Алар кешеләрнең рухи
тормышын кайгырта. Әле дә ярый, хакимиятнең ачык булып, синагоганы торгызу,
яһүдиләр мәктәбен ачу кебек мәсьәләләргә карата уңай карашта булган чорда
яшибез", - диде ул.
Михаил Скоблионок чыгышында синагоганы торгызуда Рөстәм
Миңнехановның һәм яһүдиләр коллективының өлеше зур булуын ассызыклады. “Бу
Аллаһка хезмәт итү урыны гына түгел, биредә республиканың яһүдиләр җәмгыяте
очраша, ярлыларга ярдәм күрсәтелә, музыкаль коллективлар эшли”, - диде ул.
Аннары рәсми затлар синагога ишегенә мезуза беркеттеләр, бу
каптагы кечкенә генә пергамент кисәгендә яһүдиләрнең төп догасы язылган. Шушы
йоланы үтәгәч, синагоганың яңартылган бинасы эченә уздылар.
Бәйрәм яһүд музыкасы фестивале белән дәвам итте, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Белешмә өчен.
100 ел дәвамында синагога бинасы, илдәге күп кенә дини
объектлар кебек үк, билгеләнешен берничә тапкыр үзгәрткән. Татарстанның беренче
Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә, 1996 елда бина дини гыйбадәт өчен
шәһәрнең яһүд җәмгыятенә кайтарылган. Казанда дини җәмгыять 1990 елның мартында
теркәлгән. 1994 елның сентябрендә аның белән Израиль раввиннары Авраам Лерер
һәм Иегуда Зильберштром җитәкчелек иткән. Хәзер яһүдиләр җәмгыяте башлыгы –
Казан һәм ТР раввины Ицхак Горелик. Махсус 100 еллык юбилейга дип бинаның тышкы
күренешен торгызу буенча зур эш башкарылган.