(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Бүген
ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан федераль университетының юридик
факультетының беренче курс студентларын Белем көне белән котлады. Факультетның Попечительләр
советы рәисе һәм КФУның юридик факультетында белем алган шәһәр җитәкчесе
студентларны сәламләде һәм БДИ буенча 100 балл җыйган беренче курс
студентларына студент билетлары тапшырды.
Казан федераль университетының юридик факультетының беренче
курс студентлары өчен Белем көненә багышланган тантаналы чара “Уникс” мәдәни-спорт
комплексында узды. Традиция буенча, залда җыелган 400-дән артык студентка
студент билетларын тапшыру тантанасы, кураторлар һәм укытучылар составы белән
танышу чарасы узды. Казан Мэры Илсур Метшин бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды. Белем
көне белән яшьләрне шулай ук КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов та
котлады.
Илсур Метшин, студентларга мөрәҗәгать итеп, факультетның
беренче курс студентларын сәламләү аның өчен зур дәрәҗә булганлыгын билгеләп
үтте. “Үзебезнең альма-матер диварларына кайту һәрвакытта да дулкынландыра.
Һәрберезгезне дә хәзерге мизгелләрдә дулкынлану-шатлану кебек хисләр биләп
алгандыр, дип уйлыйм”, - диде Казан Мэры. Шәһәр җитәкчесе студент чагындагы
беренче көннәрен, легендар югары уку йорты һәм илнең борынгы юридик факультеты белән
танышу вакытларын дулкынланып һәм шатланып искә алганлыгын әйтеп үтте. И.Метшин
тәҗрибәле укытучылар аркасында юридик факультет һәрвакытта да югары дәрәҗәдә булганлыгын
ассызыклады.
Илсур Метшин Казанга читтән килгән студентларны аерым
сәламләде. Шәһәр җитәкчесе ТР башкаласы алар өчен икенче туган йортларына
әйләнәчәкләгенә ышанычын белдерде.
“Бүген КФУ һәм
Казанның башка уку йортларының чыгарылыш курс студентлары өчен күп мөмкинлекләр
бар, дөнья сезнең алда ачык. Казан исемендәге трамплин күптөрле өстенлекләр һәм
яңа мөмкинлекләр бирә. Һәр минутыгызның кадерен белегез! Мин сезгә ак көнләшү
белән көнләшәм, сезнең әле барысы да алда бит”, - диде И.Метшин.
Тантана ахырында Казан Мэры һәм югары уку йортының беренче
проректоры укырга кергәндә аеруча да зур баллар җыйган беренче курс
студентларына студент билетлары тапшырдылар.