(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Зилә Гайфи). 1100
укучы, аларның әти-әниләре һәм педагоглар бүген Казанның 179-нчы номерлы яңа мәктәбе
ишегалдындагы тантаналы линейкага җыелдылар. Мәгариф учреждениесенең ачылыш
тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов
һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар. 1375 балага исәпләнгән Татарстандагы
иң зур мәктәп Яңа Савин районында Бондаренко һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә
урнашкан.
Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель
Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры
урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше
мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең
социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Башкарма комитетның
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Казаньцентрстрой” ААҖ генераль
директоры Дмитрий Нунукин катнаштылар.
Уку йортының мәйданы 28 мең кв.метр, мәктәп яны территориясе
белән – 40 мең кв.метр. Рөстәм Миңнеханов укучыларны, әти-әниләрне һәм
педагогларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады һәм мәктәп өчен кирәк-яраклар
алырга сертификат бүләк итте.
Белем йорты ачкычын мәктәп директоры Эльвира Наумовага “Казаньцентрстрой”
ААҖ генераль директоры Дмитрий Нунукин тапшырды. Мәктәп кунаклары, укучылар һәм
аларның әти-әниләре өчен бәйрәм концерты оештырылды. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов
һәм Илсур Метшин мәктәп белән танышып чыктылар. Мәктәп директоры Эльвира
Наумова сөйләп узганча, аерым предметларны тирәнтен өйрәтә торган 179-нчы
номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе махсус проект буенча төзелгән, төрле
яшьтәге укучылар өчен аерым уку блоклары каралган. Башлангыч мәктәп блогында
класслардан кала йокы бүлмәләре, китапханә, ял итү зонасы бар. Учреждениедә шулай
ук ике спорт һәм актлар залы, хореография залы, киностудия, 25 метрлы бассейн
һәм тир булдырылган.
Төп мәктәптә уку-укыту программасы аерым предметларны –
инглиз теле, математика, физика, химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнүгә
нигезләнгән. Урта мәктәптә социаль-икътисад, физика-математика һәм
химия-биология профильләре буенча класслар формалашкан.
Профориентация барышы мәктәп эскәмиясеннән үк җайга
салыначак, бу – 179-нчы номерлы мәктәпнең төп үзенчәлеге булып тора. Казанның берничә
югары уку йорты белән (Казан дәүләт медицина университеты, Казан (Идел буе)
федераль университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ) хезмәтттәшлек
турында килешүләр төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин футбол кыры, тренажерлары
булган спорт мәйданчыгын, волейбол һәм баскетбол мәйданчыкларын карадылар. Кунакларны
“Динамо-Казан” клубы волейболчысы Екатерина
Гамова каршы алды, биредә ул балалар белән мастер-класс үткәрә иде. ТР
Президенты вазыйфаларын башкаручы һәм Казан Мэры спортчылар белән аралашты һәм
истәлеккә фотога төштеләр.