(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм
Казан Мэры Илсур Метшин «Салават күпере» торак комплексында булып кайттылар.
Ел азагына кадәр кайбер йортларны файдалануга тапшыру күз
алдында тотыла, бүгенге көнгә төзелеш тәмамлану стадиясендә, дип хәбәр иттеләр
Рөстәм Миңнехановка төзелеш алып баручы компанияләр вәкилләре. Торак комплекста
шулай ук социаль инфраструктура объектлары – балалар бакчалары һәм гомуми белем
мәктәпләре төзелә.
Рөстәм Миңнехановка инженер челтәрләрен тоташтыруның барышы
турында сөйләделәр.
Комплекс йортларының берсендә Татарстан Республикасы
Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озата йөрүче затлар эчке
эшләр тәмамланган бер фатирны карап чыктылар, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Искәртәбез, «Салават күпере» торак комплексы – эконом-класс
рәвешендәге зур торак проекты, ул Казанның Киров районында төзелә, мәйданы 360
га. Торак комплексы «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак
фонды» коммерциячел булмаган оешмасы механизмнары аша алып барыла.