(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Альберт Мортазин). Бүген Казанда Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан күптөрле чаралар уза. “Казан-Арена” стадионы янындагы концерт төп чараларның берсе булып тора, биредә Татарстан һәм Россиянең алдынгы коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясый. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин әлеге концертны тамаша кылдылар.
Республика җитәкчесе җыелган халыкны сәламләде һәм бәйрәм белән котлады. “Сезне иң төп бәйрәмнәребезнең берсе - Республика көне белән котлыйм. Без башкалабыз һәм бөтен республиканың ничек үзгәрүен күрәбез. Биредә зур күләмле чаралар үткәрелә - күптән түгел генә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды, яңа объектлар төзелә. Хәзер бөтен республикада Парклар һәм скверлар елы бара - бу безнең яшәү мохитебез бит", - диде Р.Миңнеханов.
Концерт барышында казанлылар һәм шәһәр кунаклары “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Студентлар язы” фестивальләренең җиңүчеләре чыгышларын күрә алдылар. Сәхнәдә вокал, хореографик һәм юмористик номерлар белән чыгышлар күрсәтелде.
“Казан-Арена” янында уза торган концертта бөтен республикадан иҗат коллективлары, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары – җырчы Юрий Антонов һәм «А-Cтудио» төркеме катнашты.
Күңел ачу программасы матур салют белән тәмамланды.