(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Зилә Гайфи). Бүген “Казан”
халыкара ат спорт комплексында ат чабышлары үтте. Ярышларны Татарстан Республикасы
Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры
урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Башкарма
комитет җитәкчесе Денис Калинкин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары
җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан Башкарма комитетының структур
бүлекчәләре вәкилләре катнашты.
Ипподромга килүгә Татарстан Президенты вазыйфаларын
вакытлыча башкаручы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең
күргәзмәләрен карады, алар арасында "Татспиртпром",
"Чаллы-Бройлер", "Пестречинка", Казан икмәк-кондитер
комбинаты, "Майский" һәм башкалар күргәзмәләре бар иде. Күргәзмәдә
продукцияләрен республиканың фермер хуҗалыклары да тәкъдим иткән иде.
Ипподромдагы бәйрәм кысаларында юртак атлар чабышлары һәм
гарәп чабышкы атлары чабышлары да узды. Әлеге чабышларның төп аермасы - төрле
илләрдән килгән жокейлар катнашуы, алар Абу-Дабиның дәүләт башындагы династиясе
шәехе бирә торган (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) махсус бүләк өчен осталыкта
ярыштылар.
Чабышларда бары өч яшьлек һәм олырак гарәп чабышкылары гына
катнашты, жокейлар атларын жирәбә салудан соң гына күрде. Ярышларда
Россиядән, БДБ илләре, Германия, Ирландия, Кытай, Корея, Оман, Малайзия,
Венгрия, Бөек Британия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән жокейлар катнашты.
11 чабышның гомуми бүләк фонды - 7 миллион сумнан артык.
Бүләкләр исемнәре: "Татспиртпром" ААҖ
кубогы", "Татарстанның алтын дагасы", ТР Авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек министрлыгы бүләге, "Халыклар дуслыгы" бүләге, ТР ат
үрчетүчелек һәм ат спорты федерациясе бүләге, Шәһәр көне уңаеннан бүләк, HH
Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR, ТР Президенты
бүләге, "Рангоут" бүләге, Казан Мэриясе бүләге, Казан ипподромы
кубогы.
Ярышларны Татарстан Республикасы, Россия, БГӘ, Сирия,
Судан масса күләм мәгълүмат чаралары, YAS TV каналы (бөтен гарәп
илләренә ярышларны трансляцияләүче канал) яктыртты.
HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship
IFAHR бүләгенә ярышларны гарәп токымыннан Кавказ кызы биясе җиңде.
ТР Президенты бүләген Америка туры айгыры Год Дрим яулады.