(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Татарстан
башкаласында “Казан-Арена” стадионы каршындагы мәйданда зур концерт белән
беренче республикакүләм Белем көнен бәйрәм иттеләр. Беренче курс студентлары
өчен оештырылган бәйрәмдә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм
Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф
һәм фән министры Энгель Фәттахов, югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Республика җитәкчесе беренче курска килүче студентларны
сәламләде һәм яңа уку елы башлану белән котлады. “Сез бик тә бәхетле. Сез республиканың
иң яхшы югары уку йортларында белем аласыз. Искиткеч шәһәрдә, республикабызның
башкаласы – Казанда яшисез. Хәзер биредә күптөрле кызыклы вакыйгалар һәм
фестивальләр үтә”, - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Р.Миңнеханов
бүгенге көндә республикада яңа проектлар тормышка ашырылганлыгын билгеләп үтте:
яңа үзенчәлекле икътисади зоналар барлыкка килә, нефть һәм нефть эшкәртә торган
сәнәгатьләр, нефтехимия, машина төзелеше, социаль-мәдәни өлкә һәм башка өлкәләр
үсеш кичерә. “Безгә һәрвакытта да квалификацияле белгечләр кирәк”, - диде
республика җитәкчесе.
Югары уку йортлары ректорларын, шулай ук студентларны бергә
җыя торган мондый республикакүләм Белем көнен ел саен уздырырга планлаштырганнарын
җиткерде ул. “Чын күңелдән Белем көне белән тәбрик итәм, уңышлар телим сезгә!” –
диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесеннән тыш, беренче курс студентларын
Татарстанның 16 алдынгы югары уку йортларының ректорлары да котлады. Укытучылар
беренче курс студентлары өчен җыр башкардылар. Бәйрәм барышында тагы бер традиция
– беренче курсларның ант итүләре башланып китте. Барлык беренче курс студентлары
исеменнән сәхнәдә КФУның беренче курс студенты, физика буенча 100 балл җыйган, халыкара
олимпиадалар җиңүчесе Әдилә Мосабирова ант сүзләрен яңгыратты.
Бәйрәмдә студентларны эчтәлекле концерт программасы көтә
иде, аның барышында тамашачылар Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат
коллективлары һәм башкаручылары башкаруында вокал һәм хореографик номерларны
күрә алдылар. Тамашачылар өчен Казанның танылган “Мураками” музыкаль төркеме
чыгыш ясады, ул үзенең иң яхшы хитларын башкарды.