И. Метшин кемпинг турында
Казан шәһәре KZN.RU
Казан өчен
бөтенләй яңа һәм Европада яхшы үсеш алган юнәлеш - кемпинг. Казанга килгәч,
туристлар күрше районнарга барсын, матур урыннарда тукталсыннар өчен безгә
инфраструктура кирәк. 11 мең турист - Казанга килгән һәм күрше районнарга
киткән кунакларның 1 проценты да юк. "Нигә килмиләр?" соравына җавап
гади: чөнки тоташырга, кунарга урын юк, куркынычсызлык, инфраструктура
мәсьәләләре хәл ителмәгән. Икътисади якны исәпләп, шәхси бизнесны җәлеп итеп,
без хәзер буш һәм кыргый пляжлар булган җирдә ял итү өчен шартлар һәм
инфраструктура булдыру проекты белән республика дәрәҗәсенә чыгарга ниятлибез.
Тиздән Казанның да кемпинг өчен лаеклы зоналары барлыкка килер, дип
өметләнәбез.