И.Метшин иртәгәге көн Казаны турында
Казан шәһәре KZN.RU
Казанның экорайон
концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә ачык халыкара конкурс җиңүчесе билгеле
булды. Асылда, жюрига кемне дә булса аерып алу авыр булды: гаризаларның
берсендә транспорт өлеше яхшырак эшләнгән, икенчесендә – төзелеш өлкәсе
гармонияле, өченчесендә – икътисади моментларга күбрәк игътибар бирелгән.
Командалар барлык мәсьәләләрне җентекләп эшләде һәм җирлек тарихын өйрәнделәр -
болар барысы да карар кабул иткәндә чагылыш тапты. Проектны гамәлгә ашырганда
без катнашучы командаларның иң яхшы тәкъдимнәрен файдаланырга теләр идек.
Элеккеге
артиллерия складлары территориясендә экорайон концепциясен эшләү проекты шәһәр
һәм республика өчен генә түгел, илнең архитектура җәмәгатьчелеге өчен дә
уникаль булып тора. Конкурста бу өлкәдә дөньяның иң яхшы уенчылары тәкъдим
ителде! Без Россия өчен яңа, типик булмаган алымнарны күрдек...
Конкурсантларның эшләрендә бүгенге Россия архитектурасы өчен гадәти булмаган
элементлар күп: җәмәгать бакчалары, объектлар арасында визуаль чикләр булмау һәм
башка бик күп кызыклы әйберләр. Болар барысы да безгә XXI гасыр архитектурасы
турында сөйләргә мөмкинлек бирә.
Проект кешеләрнең
яңа тормыш дәрәҗәсенә тренд бирәчәк, дип ышанам. Иртәгәге Казанның нинди
булачагын күрдек. Киров районының әлеге әһәмиятле өлеше Яңа Казанның энҗе
бөртеге булырга мөмкин!