И.Метшин Казандагы коммуналь революция турында
Денис Гордийко
Россиядә беренче ләм
утырмасын термомеханик эшкәртү линиясе – Казан өчен коммуналь һәм экологик
революция. Моңа кадәр көн саен 250 тонна утырма (бу 20 КАМАЗ сыешлыгы дигән
сүз) мәйданы 50 ел эчендә 110 гектарга җиткән ләм басуларына тупланды. Бу зур
экологик бомба иде. Хәзер без озак еллар күзәткән һәм бөтен Россия буенча очрый
торган әлеге проблема бетә бара, без моның өчен мөһим адым ясадык.
Әлеге линияне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә
Казан – илнең ләм кырларын эксплуатацияләүдән баш тарткан һәм шәһәр агынтыларын
калдыксыз һәм куркынычсыз итә торган беренче шәһәрләренең берсе. Хәзер без көн
саен 70 тонна биоягулык алабыз, аларны цемент заводлары бик теләп алып китә.
Су үтә торган түбәләрдән, ватык лифтлардан,
ремонтланмаган ишегалларыннан без бүген киләчәк буыннар өчен мөһим булган экология
проблемаларына күчәбез. Бу – шәһәр үсешенең бөтенләй башка этабы. Без юкны бушка
аударып йөрмибез, юлдагы чокырларны ямап ятмыйбыз, ә Казанның һәм бөтен
Татарстанның киләчәген унъеллыкка алдан күзаллаган проектларны гамәлгә
ашырабыз.