Без чын күңелдән иң яхшы тәҗрибә булдыру
һәм бу мәсьәләне тулысынча хәл итү яклы. Кызганычка каршы, Россия
территориясендә әлегә мондый тәҗрибә юк, аннан читтә дә бөтен җирдә дә чишелеш
табылмаган. Әмма Казан беренче тапкыр гына яңа эш юнәлешенә алынмый.
Эшне проблеманы хәл итүгә якынлашкан
илләрдән иң яхшы тәҗрибәне өйрәнүдән башларга кирәк. Тәҗрибәне өйрәнергә һәм
төзәтмәләр проектын әзерләргә кирәк, аны башта без Татарстан Дәүләт Советына, ә
аннары Дәүләт Думасына карауга җибәрәчәкбез.
Йортсыз хайваннар мәсьәләсен хәл итү
белән шөгыльләнүче оешмаларның эшчәнлеге шәһәр хуҗалыгының өстенлекле юнәлешенә
кертеләчәк. Бу оешмаларга шәһәр конкурсларында катнашырга, грантлар, ташламалы
кредитлар алырга, биналарны ташламалы шартларда арендалауга һ.б. мөмкинлек
бирәчәк.
Моннан тыш, хайваннарны яклау оешмалары
эше «Игелекле Казан» проектының аерым юнәлеше буларак эшләячәк.
Без инициативалар турында гына фикер
алышмыйбыз, ә аларны тормышка ашырачакбыз. Без зооүзәкләрнең күбрәк булуын
телибез, шуңа күрә үз эшләрен башларга теләүче эшмәкәрләргә бу юнәлешне карарга
чакырабыз. Без аларны ташламалы аренда белән тәэмин итәчәкбез, түләүләрдән азат
итәчәкбез, ярдәм чаралары күрсәтәчәкбез. Без хайваннарны яклау оешмаларына административ
ресурс белән генә түгел, ә акча белән дә ярдәм итәргә әзер.