Без Казан
агломерациясен үстерү буенча актив эш алып бара башладык. Әлбәттә, бергә безнең
мөмкинлекләр күбрәк, чөнки агломерациягә республиканың 6 муниципаль районы
керә. Берләшеп, без киңлек һәм капитал белән нәтиҗәлерәк идарә итәргә
өйрәнәбез, мобильрәк булабыз. Нәкъ менә шул максат белән без хезмәттәшлек
турында килешү төзедек, агломерациянең максатларын һәм бурычларын билгеләдек.
Мөмкинлекләр һәм үсеш юллары бик күп бит! Азык-төлек кластеры, җирле
җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү, һәм иң перспектив юнәлешләрнең берсе –
туризм.
Туризм гомумән -
икътисад үсешенең куәтле катализаторы. Без җитди алга киттек, күптән түгел генә
Казан 3 миллионынчы туристны каршы алды. Саннар куандарса да, Татарстан
башкаласында туристлар аз гына, уртача ике көн генә тора, россиялеләр дә, чит
ил туристлары да.
Казанның туристик
географиясен нәкъ менә Казан агломерациясе хисабына киңәйтәсе килә. Бездә инде
Яшел Үзән районының "магнитлары" – Раифа, Свияжск файдаланыла.
Сирәгрәк - Болгар, чөнки аңа кадәр бит әле машина белән ике-өч сәгать юл үтәргә
кирәк. Әмма мин ышанам, Казанда һәм аның тирә-якларында кызыклы объектлар бар,
алар турында туристлар гына түгел, ә җирле кешеләр дә белә. Болар барысы да
туристик компанияләр тәкъдимендә булырга тиеш. Әлеге проектта эшләү безгә бик
күп яңа перспективалар һәм мөмкинлекләр алып килер, дип ышанам. Хәерле юл!