И.Метшин "Мин күкне сайлыйм" төзекләндерү проекты турында
Казан шәһәре KZN.RU
Казанда яшәүче
Андрей Беляков ишегалларын капиталь төзекләндерү программасының яңа юнәлеше
булырга мөмкин дигән бик матур инициатива белән чыгыш ясады. Якташыбыз Мәскәү
районында Гагарин урамы буенча 103, 105 һәм 107 санлы йортларының легендар
ишегалдын төзекләндерү инвесторы булды. Ул анда үзе, шулай ук күп кенә
танылган, хөрмәтле кешеләр - илнең авиатөзелешенә зур өлеш керткән очучылар,
инженер – конструкторлар яшәгән.
"Мин күк
йөзен сайлыйм" дип аталган төзекләндерү проектын Казан шәһәренең баш
рәссамы, шулай ук биредә яшәүче Жанна Белицкая эшли. Проектның идеясе миңа бик
ошый. Элек ишегалдына капиталь ремонт ясауга сөенсәк, хәзер биредә яшәүчеләр
һәм хезмәттәшләребез инициативасы белән төзекләндерү эшләре генә уздырылып
калмыйча, шәһәр, предприятиеләребез, илебез тарихы да мәңгеләштереләчәк. Бу
легендар ишегалды. Монда тарихи шәхесләр, илнең авиатөзелешенә зур өлеш керткән
хөрмәтле, лаеклы кешеләр яшәде. Безгә үрнәк алырлык кешеләр бар! Киләчәк буын
шулай ук үз тамырларын истә калдырыр һәм туган шәһәрне яратыр, дип ышанам.