И.Метшин Аккош күлләрен экореабилитацияләү турында
Денис Гордийко фотосы
Аккош күлләрен экореабилитацияләү проекты шәһәр экосистемасы
өчен бик мөһим. Әлеге проектны үтәп без Зур Казан территориясенең гомуми
экологик хәлен яхшыртачакбыз. Әлеге эшкә без җитди итеп әзерләндек: барлык
эшләр дә экологлар белән килешенде, чөнки Аккош күлләрен яңарту эшендә
экологлар фикере төзүчеләр фикереннән өстенрәк бәяләнә.
Гомумән алганда, эш масштабы гаҗәпләндерә. Яңартыла торган
сулыкның күләмен Казансу елгасы белән чагыштырып була. Яңартылудан соң су
тигезлеге 36 га
кадәр артачак. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
ярдәмендә гамәлгә ашырыла, аңа бик зур рәхмәт. Шулай ук, Аккош күлләрен
экореабилитацияләү проектын гамәлгә ашыруның генераль спонсоры “ТАИФ”
компанияләр челтәренә дә бик зур рәхмәт.
Әлеге проект гамәлгә ашырылгач, Аккош күлләре казанлылар өчен
әйбәт ял иту урынына әйләнер дип ышанып калабыз.