Илсур Метшин “Үлемсез полк” акциясе турында
KZN.RU Казан шәһәре
“Үлемсез полк” – ул барлык илне берләштерә торган акция. Башка
кешеләр белән бабаларның сурәтләрен күтәреп урам буенча атлаганда күңелдә
патриотик хисләр уяна.
Мин “Үлемсез полк”ка әтием ягынан бабам – Метшин Мөзәгыйт
Мөхәммәтша улы сурәтен күтәреп чыгачакмын. Ул беренче көннәреннән алып 1945
елда Җиңү көненә кадәр сугышкан. Биш тапкыр яраланган, ике контузия алган болар
барсы да әлбәттә аның сәламәтлегендә чагылды. Кызганыч, 60-нчы еллар башында
бабам үлеп китте. Әтиемә сугыш башланган вакытта алты гына яшь иде, ул авыр
сугыш елларын бик әйбәт хәтерли. Гаилә ул вакытта Тукай районының бер авылында
торган һәм ачлык белән бергә сугышның барлык авырлыклары безнең гаиләне дә
читләтеп узмаган.
Әни ягынна бабам – Шәрифуллин Нурулла Шәрифулла улы сугышның
беренче айларында Псков өлкәсенә җибәрелә. Ул хезмәт иткән разведгруппа
дошманның артына чыгып коралландыру составларын шартлаткан, ләкин бурычны
үтәгәгннән соң аларны дошман солдатлары үтергән. Ул вакытта минем әниемә өч ай
гына булган, һәм ул әтисен бер дә күрмичә ятим булып үскән.
Без бабаларыбызның хәтерен хөрмәт итәбез, алар белән бик
горурланабыз һәм бу хәтерне буыннан-буынга тапшырабыз. Хәзер дә әлеге вакыйгаларны
сөйләгәндә күңелне горурлык хисләре тутыра. Зур трагедия барлык илне тетрәтте һәм
бүген дә иң мөһиме яңа сугышлар булдырмаска тырышу.