Еш кына Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атыйлар.
Дөрестән дә, хәзерге вакытта безнең шәһәрдә спорт культы, сәламәт тормыш алып
бару культы беренче планга чыга. Бүгенге көндә шәһәр халкы арасында спорт белән
шөгыльләнүчеләр саны күпкә арткан. Шәһәрдә спорт индустриясе киң колач җәйгән.
Зур халыкара ярышлар спорт белән кызыксынуда аерым роль
уйный. Шуларның берсе 2013 елда Казанда булып узган Универсиада. FISU
президенты Клод Луи Гальен сүзе буенча, бу кайчан да уздырылган
Универсиадаларның иң әйбәте.
Казанда һәм күпчелек башка шәһәрләрдә футболны бик
яраталар һәм ул бик популяр. Шәһәрлеләр үз командасы “Рубин” өчен җан ата,
барлык халыкара матчларны күзәтә .
Шунлыктан Казанда узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты бары
тик глобаль ярышлар гына түгел, ә зур бәйрәм дә. Бу тормышка ашкан хыял. Безнең
шәһәр өчен бу бик зур дәрәҗә.
Бүген бөтен Казан футбол буенча Дөнья чемпионатын көтеп
ала. Транспорт компанияләре, кунакханәләр, рестораннар, стадионнар,
спорткомплекслар актив рәвештә киләчәк Чемпионатны каршы алырга әзерләнә.
Әлеге дөньякүләм масштабындагы чараның Россиядә спортны
үстерүгә һичшиксез зур йогынты ясаячагына ышанам.