Илсур Метшин “Чәчәк ата торган Казан” турында
KZN.RU Казан шәһәре
Июнь ае чәчәкләр утырту өчен иң уңайлы вакыт. Казан менә
инде беренче мәртәбә генә түгел битараф булмаган казанлылар ярдәмендә гөрләп
чәчәк ата. Былтыр гына шәһәр түтәлләренә 6,5 миллион чәчәк утыртылды. “Чәчәк
ата торган Казан” проекты әйбәт гадәткә әйләнеп бара.
Әлеге проект шәһәр халкына һәм эшмәкәрләргә бик тә ошады,
алар проектта бик теләп катнашалар. Чәчәкләр һичшиксез Казаныбызны бизи генә.
Моны шәһәр халкы үзе һәм килгән кунаклар да билгеләп уза. Әлеге проектта катнашкан
барлык кешеләргә дә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.