Казан Мэры "Минем сайла - Минем Республикам" марафонына әзерлек барышын тикшерде һәм казанлыларна биредә катнашырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Казан-Арена”да оештырылачак “Минем сайлау – Минем республикам” дип исемләнгән марафонга әзерлек барышы белән танышты.
Шәһәр башлыгы белән карап тикшерүдә Казан шәһәре Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников, Икътисади үсеш комитеты рәисе һәм марафонны үткәрү өчен башка җаваплы ведомство вәкилләре катнашты.
Мәдәни программа режиссеры Михаил Волконадский Илсур Метшинга мәдәни программаны тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, стадионда һәр кеше күңеленә хуш килгәнне таба алачак. Мәдәни программа кысаларында Валентин Гафт катнашында “Әдәби ишегалды” узачак, ретро-автомобильләр экспозициясе эше, балалар өчен уен мәйданчыклары һәм анимацион зоналар оештырылачак.
Күңел ачу программасыннан тыш “Минем сайлау – минем республикам” марафонына килүчеләрнең туклануын да кайгыртканнар. Илдар Шакиров урамда туклану зонасы оештырылачагын хәбәр итте. Биредә бердәм стильдә 20 махсус объект урнаштырыла. Стадионның үзендә, гадәттәгечә, 88 фуд-корт эше – туклану пунктлары оештырыла. Шулай ук урамда Казанның сувенир продукциясе эшләячәк.
“Мәдәни программаны оештырудан тыш, төп мәсьәлә – куркынычсызлык мәсьәләсе”, - дип ассызыклады Илсур Метшин һәм сайлаулар көнендә гражданнарның куркынычсызлыгы ни рәвешле оештырылачагы хакында сорады. “Бу көнне безнең ике төп мәсьәләбез бар: сайлау участокларын игътибарсыз калдырмау һәм “Казан-Арена”да шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү. Шуңа күрә бөтен гарнизон диярлек җәлеп ителәчәк”, - дип хисап тотты РФ ЭЭМ Казан буенча идарә башлыгы.
“14-нче сентябрь – ТР Дәүләт Советына сайлаулар. Һәм мин Казан халкына мөрәҗәгать итәм: сайлау участокларына килеп, һичшиксез, тавыш бирергә һәм республикабызның киләчәген сайларга кирәк. Сайлау участогында тылсымлы браслетны алырга онытмагыз, көн дәвамында сез аның белән бушлай йөри алачаксыз, ә иң мөһиме – “Казан-Арена”га барып җитә алачаксыз, биредә без сезгә бәйрәм әзерләдек: балалар өчен дә, студентлар өчен дә, яшьләр өчен һәм аларның әти-әниләре өчен дә. Сайлау участокларына һәм “Казан-Арена”га рәхим итегез!” – дип мөрәҗәгать итте Казан башлыгы.
Бәйрәм программасы белән биредә таныша аласыз.