Казан Мэры ТР Президентыннан Вознесение бистәсендә яшәүчеләргә сәлам җиткерде, республика башлыгы ярдәме белән мәркәзебез Казанның 28 яңа балалар бакчасында 4 мең урын барлыкка килгәнен хәбәр итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Бүген Казанның Вознесение бистәсендә “Хыял” дип исемләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Әлеге торак массивта яшәүчеләрне озак көтелгән вакыйга белән котларга дип Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин килде.
Шәһәр башлыгы мәктәпкәчә учреждениены карап чыкты, балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты, дәресләрдә булып чыкты. Ачылу уңаеннан балалар бакчасының хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр концерт әзерләгән, балалар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, биюдә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Казан Мэры ТР Президентыннан Вознесение бистәсендә яшәүчеләргә сәламен җиткерде, республика башлыгы ярдәме белән мәркәзебез Казанның 28 яңа балалар бакчасында 4 мең урын барлыкка килгәнен хәбәр итте.
“Барыгызны да котлыйсы килә. Вознесение бистәсе өчен бу аерым бәйрәм. Күптән түгел без сезнең белән – Мәдәният йортын, бүген кабат җыелып, яңа балалар бакчасын ачабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин. Ул шулай ук төзүчеләргә, район башлыгы һәм бакчаны торгызуда үз өлешен керткән казанлыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
“Хыял” катнаш типтагы балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, бистәдә 3 яшьтән зуррак балаларның балалар бакчаларына чират мәсьәләсе хәл ителде.
Балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова хәбәр иткәнчә, бакчаның нигезе 2014 елның март аенда салынган, ә бина ярты ел эчендә куллануга тапшырылды. Учреждение мөдире буларак, үзенең дә төзелеш эшләрендә катнашканын билгеләде. “Без һәр көн төзелештә идек, төсләрне, рәсемнәрне, җиһазларны сайларга булыштык. Безнең белән киңәшләштеләр, безнең фикерне исәпкә алдылар. Бакчаны балаларыбызның яшь үзенчәлекләрен, шәһәрдән ераклыгын исәпкә алып салдык”, - диде Гүзәл Садыйкова. Ул шулай ук балаларның сәнгать-артистлык ягыннан үстерүнең – бакчаның өстенлекле юнәлешләреннән икәнен билгеләде.
Тантаналы өлеш ахырында Казан Мэры Илсур Метшин балаларга торт һәм яңа балалар бакчасы мөдиренә спорт җиһазы сатып алуга сертификат тапшырды. Ул педагоглар коллективына уңышлар теләде. “Хыялларыгызның тормышка ашуын телим, балалар үз талантлары белән сөендереп, сәламәт булсыннар”, - диде шәһәр башлыгы. Фоторепортаж